Тэтимол 2015

ЧИБӘР «красивый; красавица», диал. (Будагов I: 467) чибәр, чибир, цибәр «чистый, опрятный; хорошо», (ДС I: 216) чибер «осторожно, тактично; тактичный человек» (к. ш. ук: Дауны чичән бетерми, чибәр бетерә, Исәнбәт III: 371) > чув. чипер, мар. цэвэр, чевер, удм. чебер «матур; матурлык һ.б.ш.», морд. М. цебярь «шәп, уңай, нәфис; сәламәт; файдалы» < гом. кыпч. чэбэр «чибәр, матур; сәнгатьчә» (> башк. сибәр, нуг., каз., к.-калп. шебер id.), алт. чебер, хак. сибер, тув. шевер «җыйнак; сакчыл; илтифатлы», алт., уйг. (Радлов III: 1997) чäбäр «чиста; инсафлы», төркм. чепер «җыйнак, чисталыклы; оста», бор. төрки (ДТС: 142) čebür < бор. монг. čebеr «матур», (Поппе 1938: 131) «телдәр, телдәрлек» < čege-bеr «чисталыклы; саф» (čege «ак, пакь», -bеr – аффикс), к. ш. ук як. (Пекарский: 3595) чäбäр «җыйнак, пакь», бур. сэбэр «матур, чиста, сәламәт» һ.б. Бу сүз төрки телләрдән күп күрше телләргә дә кергән, к. рус. чебер «чибәр, җыйнак, пөхтә кеше». Будагов I: 467–468; Räsänen 1969: 101; Аникин: 649; Федотов II: 420 (тагын параллельләр китерә, чув. сүзенең татарчадан икәнлеген әйтми).

Чибәр сүзе тат. диал. Чилбәр (к.) сүзе белән контаминациягә кергән.

Дерив.: чибәркәй (бу сүз аерымрак мәгъ. киң таралган, сыер кушаматы буларак очрый) > чув. чиперке id.; чибәрлек; чибәрлә-ү, чибәрлән-ү. Диал. (ЗДС: 747) чибәрәй-ү; чибәрттәй < чибәр түтәй; чибәр җиңги.



Предыдущая статья            Следующая статья