Тэтимол 2015

ЧИ I«сырой (о дровах и т.п.); недоваренный; неспелый» < гом. кыпч., к. кар. ций, чий, цый, чый, к.-балк., ком. чий, кырг. чыйки (> башк. сей, нуг. ши, каз. шикi, к.-калп. шийки), тув. чиг, төр. çiğ, хак. чiг, сых, төркм. чиик «чи» ~ як. сиик «чык; чи» < бор. төрки *чигиг, к. монг. диал. чигиг id. Мисаллардан күренгәнчә, бор. төрки (ДТС: 145) či «чык, чи» иң бор. вариант түгел. Морфологик җәһәттән караганда, чи-//чый- дигән фигыль булган, шуннан чиг//чыг һәм *чигиг//*чығығ «чык; чыклы; юеш, чи» дигән сүз ясалган дип уйларга мөмкин. Чаг. эвенк. чип- «юешләнү, манчылу; бату». Räsänen 1969: 106; ССТМЯ II: 398.

Дерив.: чилек, чилән-ү. Элекке чи башкорт «күчмәче башкорт»ка пишкан (пешкән) башкорт «утрак башкорт» каршы куелып әйтелгән (к. Будагов I: 503). Бу сүз уйнату гына булдымы икән, әллә мондагы чи ~ башк. сей сүзенең бүтән мәгъ. булуымы икән – әйтүе кыен. К. Чий I.



Предыдущая статья            Следующая статья