Тэтимол 2015

ЧЕРЧЕТ, черчек (Г. Толымбай; ТТДС I: 481) «навязчивый, назойливый; мелочный; упорный в своем своеобразном стремлении», себ. (Радлов, Образцы… IV: 146) чүрчүт «упорный враг» ~ кырг. чүрчүт «кяфер, мәҗүси» асылда бор. төрки (ДТС: 158, 643) čürčät, čürčit, ǯürǯät, ǯürǯit «маньчжур халкы» ← ǯürǯän «маньчжур, җүрҗән» (русча чжурчжень, чжурчжени дип языла) сүзенең монголча күп. формасы. Тарихи җүрҗәннәр төркиләр белән күп сугышкан маньчжур кабиләсе. Чув. çĕrçĕн «ефәк» бор. җүрҗүн «маньчжур, кытай» сүзеннән булса кирәк.

Ә. Исхакның «Каракаш батыр» дигән әкият-поэмасында черчет гүяки татарларның бор. бабалары токымы итеп бирелә. Ул аны каян китереп чыгаргандыр – аңлашылмый.

Дерив.: диал. (ЗДС: 746) черчетлән-ү, черчеклән-ү «дошманчылыкта үҗәтләнү; чиктән тыш тырышу».



Предыдущая статья            Следующая статья