Тэтимол 2015

ЧЕРЕМ «короткий сон; дрёма» > чув. чĕрĕм, удм. чырым < гом. кыпч., к. кырг., к.-балк. чырым (кар. цырым нуг., каз., к.-калп. шырым, башк. серем), төркм. чирим, үзб. (ЎХШЛ: 303) чирм id. Күпчелек төрки телләрдә бу сүз ит-ү (эт-) һәм ал-у фигыльләре белән генә кулланыла, тик үзб. сөйләшендә «бер чирм гинә йоклау» тур. сүз бара. Бу сүзнең деривациясе дә тар, к. тат. диал. черемлә-ү ~ к.-балк. цырымла- «йоклап алу», цырымлан- «миңгерәү». Безнеңчә, черем ~ чырым сүзе челем ~ чылым «төрепкә, тәмәке, наркотик» сүзе белән бердәй: каз. ар. сөйләшләрендә челем итү «черем итү» (без теркәдек. – Р.Ә.): элекке наркотиклар йокы даруы итеп кулланылган; к. ш. ук иске тат. (Радлов III: 2078) чырым «(наркотик) үлән төре» >> рус. чирим «паңгы һәм күкҗиләк төнәтмәсе – наркотик эчемлек», к. Аникин: 665.



Предыдущая статья            Следующая статья