Тэтимол 2015

ЧЕҢ «песня-укор родителям девушки во время свадьбы» ~ башк. сең, кырг. чың «туй вакытында җырлана торган скабрёз (?) җыр». Ләкин тат., башк. сүзе чәң I (к.) белән баглы булса кирәк (кыз чәң дә уйнап җырлаган). К. ш. ук төр. çengi «кәләш кызны озатканда җырлана торган җыр».

Дерив.: чеңләү (башк. сеңләү, сеңдәү) «китәсе кызның әти-әниләренә үпкәләп җырлаган җыры» ← чеңлә-ү. Чеңлә-ү тәкълиди фигыле («нечкә тавыш белән җырлау») сүзе дә бар, ләкин чеңләү (йоласы) шуннан дип кистереп әйтеп булмый.



Предыдущая статья            Следующая статья