Тэтимол 2015

ЧЕЛТӘР, миш. целтәр «кружево; сетка» > мар., удм. чильтэр, чув. чĕнтĕр id. ~ башк. селтәр, кар. чильтэр id. < фар. чилтāр, чиһилтāр id. сүзмә-сүз «кырык тишек, кырык ярык». Бу сүз төрки телләрдә тагын күптөрле мәгъ. алган: себ. (Тумашева 1992: 247) чилтер ~ кар. чильтэр, ком. челтир, иске тат. чылтар (> мар. чылдар, чындар) «рәшәткә, штакет; агачтан уелган, уймырланган бизәк»; тат. диал. челтәр, башк. селтәр «тишекле чүмеч, чулпы; лампа куыгының патроны, самавыр утлыгы» ~ каз. шiлтер, к.-калп. шилтер id.; к. ш. ук аз. (АДДЛ: 438) чәлтари «бәйләмләнгән челтәрле кәпәч» < фар. чилтāрū «челтәрле нәмәрсә» һ.б. Räsänen 1969: 108, 111.



Предыдущая статья            Следующая статья