Тэтимол 2015

ЧЕЛБИ (Ф. Хөсни) «вежливый, обходительный; видный собой», цилбәй, чилбәй, чәлбәй, чәлби, чөлбәй «милый, возлюбленный» (к. ТТДС I: 466, күпчелек вариантларны без теркәдек. – Р.Ә.) ~ угыз. (госм. һ.б.) кр.-тат., кар. чäлäби, чäлаби, чәлби «илаһи; әфәнде; асылзат, шаһзадә; мөлаем, инсафлы, игътибарлы, илтифатлы; укымышлы; джентльмен; гашыйк рыцарь», гаг. челеби «франт» ← төр. çeleb, çelâb «рәхим-шәфкать; мөлаем; йомшак мөгамәләле; кечкентәй» (к. Будагов I: 484), к. ш. ук Steuerwald: 174–175.

Чәләби тур. күп язылган, к. Смирнов Н Мнимый турецкий султан, именуемый у европейских писателей XVI века Calepinas Cyriscelebes. СПб., 1907 (70 сәхифәле китап, автор мәзкүр сүзне грек. каллиепес «сүзчән; нәфис» сүзеннән чыгара, безнеңчә бу – шикле); Бартольд V, 1963: 611–614 (махсус мәкалә, автор сүзнең чыгышы билгесез ди); Гордлевский I 1960: 171, 497. Ихтимал, тарихка кереп калган Алтын Урда баһадиры Челубей (ул Куликово мәйданында рус баһадиры белән бергә-бер сугышкан) исеменең дә безнең сүзгә катнашы булса кирәк.

Челби сүзенең Чәләби белән гомоген булмавы да ихтимал. Ләкин алай уйлаганда да этимология җиңелләшми. Бор. монг. чэрби «гвардия офицеры» (к. Гумилёв 1994: 304) белән чагыштыру өстәмә дәлилләр сорый. Чаг. ш. ук тув. челби ~ монг. целбэнг, цэлбэр «якты, чиста, ап-ак». Чаг. Җәләп, Чәләби.



Предыдущая статья            Следующая статья