Тэтимол 2015

ЧЕЛӘН, диал. чылан, (ЛТ I: 170) чалан «цапля» ~ башк. селән, ком. чилле, к.-балк. чиллеаяқ, алт. чилэң, чилэн, чилән, тув. шилен ~ маньч. килахун, сулахун «торна, челән, ләкләк» (?). Чув. чарлан ~ мар. чарланге, цäрлäнге «челән» бүтән тамырдан. Хак. сүлен «челән» сүзенең челән сүзенә мөнәсәбәте (Räsänen 1969: 111) ш. ук шикле (фонетик закончалыкларга туры килми). Ә менә хак. чiлең «җәенке сай күл, күлләвек» сүзенең мәгънәсе, безнеңчә, бик бап килә (челән (ягъни күлләвек) кошы → эллипсис нәтиҗәсе буларак челән ).

Идиома: челәнаяк рус. «ходули».



Предыдущая статья            Следующая статья