Тэтимол 2015

ЧЕЛ I, диал. (Тумашева 1992: 237–239, һ.б.) цел, цилтауық, цил, цыл, «рябчик; куропатка (птицы, белеющие к зиме)» < гом. кыпч., к. кар., кырг., куман., уйг., гаг., госм. һ.б. чил (> каз. шил, шыл, башк. сел) «чел», ш. ук иске ядкәрләрдә čil, čiil «чел; ак фондагы сипкел; ялтыравык аклык символы; өр яңа көмеш акча» (к. Räsänen 1969: 111). Ком. чыл «челән», нуг. шел «бизгәлдәк» сүзләре дә чел < чил < чыл белән гомоген булса кирәк. Гомумән, бу сүз төрки телләрдән күп күрше телләргә үтеп кергән, к. абаз. чыль, рус. диал. (< каз.) шил «чел» һ.б. Удм. сяла, коми. сьола «боҗыр» төрки телләрдән микән – әйтүе кыен. К. ш. ук Челкә. Будагов I: 484, 507; Zajączkowski 1961: 43; Мухамедова 1973: 189; Аникин: 700.

Идиомалар: миш. (ТТДС I: 466) целенце «вак сәдәф; сәдәф» < цел енце, чел энҗе, чаг. госм. чил акче «вак көмеш акча »; башк. сел бүреһе ~ кырг. чил бöрү «шакал».



Предыдущая статья            Следующая статья