Тэтимол 2015

ЧЕГЕТ, чығыт (ТРС 1931; Хайрутдинова 1993: 97–98; ЗДС: 718, 769) «чигит, солёный творог, сырок и т.п.» > чув. чăкăт, мар. чыгыт < гом. кыпч., к. кар. чығыт, цыгыт, осет. (< кыпч.) чығт «чыгыт, пышлак һ.б.ш.» Гомумән, бу сүз монг. булса кирәк, чаг. алт. чеген, чäгäн ~ яз. монг. čegen, čigen, хәз. монг. цэгээн «катык төре, кымыз катыгы» (чегет < чигит, *чигәт шуның күп. формасы булырга мөмкин). Рус. чигит (Фасмер IV: 359) кыпч. телләреннән (М. Фасмер кар. теленнән ди, ләкин бу, безнеңчә, төгәл түгел). Рус. чегень «әйрән төре» (монг. теленнән) тур. к. Аникин: 650. К. ш. ук Федотов II: 400 (тат. сүзләрен искә дә алмый). Ф. Баязитова (к. аныкы Гомернең өч туе. Казан, 1992: 129–130) материаллары буенча, чыгыт «гомернең өч туенда да» ритуаль ашамлык булган.



Предыдущая статья            Следующая статья