Тэтимол 2015

ЧЕГӘН, диал. (трбс., шрл. һ.б.) чиған, чыйған, чиган «цыган» ~ башк. сегән, сиган, сыйган, удм., мар. чиган, циган, чĕгäн, чув. чикан ~ рус. цыган, төр. çigan < венг. čiganу һ.б. id. урта гасыр грек. ατσίγγανος id. сүзеннән таралган дип карала, к. Фасмер IV: 305; Европа телләрендә (Kluge: 1012): ним. zigeuner, ит. zingaro, инг. tzigane (ихтимал, русчадан) һ.б. id.

Чегәннәр үзләрен чегән һ.б.ш. дип атамыйлар. Һәм аларның атамасын бор. төрки čïγaj < бор. төрки (Clauson: 408–409) čуγаń [чығань] «ярлы, мескен, фәкыйрь» сүзе белән дә чагыштыралар (к. Räsänen 1969: 104, 107), к. ш. ук чув. чухăнь «фәкыйрь». «Мөхәммәдия» телендә чиған вә кяфер – «һәртөрле динсезләр».

Чегән сүзе иске төрки чэнгэнэ, кр.-тат. чиңгәнә, госм. чäңгäнä «чегән; чәңче» сүзеннән дә килеп чыга ала. Гомумән, чегән һәм чыйган вариантлары бер-берсеннән чыгарылмый, алар ике чит чыганактан киләләр шикелле. К. Чыйган.



Предыдущая статья            Следующая статья