ЧӘЧ-Ү,  миш. цәц-ү,  себ. (Тумашева 1992: 235) цац-у  «рассыпать, сеять; разбрызгивать; излучать свет», диал. (ТТДС II: 367) «сажать растения» (бу мәгъ. сүз чәңчә-ү  фигыленнән дә килеп чыга ала) < гом. кыпч., алт. чач- (нуг., каз., к.-калп., тув. шаш-, башк. сәс-), уйг., гом. угыз., бор. төрки (ДТС: 479) sač- ~ як. ыс- < сыч- id. ~ яз. монг. čаčа- (> хәз. монг. цаца- > бур. саса-) ~ эвенк., маньч. һ.б. (ССТМЯ II: 386–387) чачу- (-у монда тамыр составында) «чәчү, сибү». Бор. киң таралган тамырдан, к. Чәчәк, Чәчә-ү, Чәчрә-ү . К. Чәчү.  ЭСТЯ VII: 217–218. Дерив.: чәчел-ү, чәчеш-ү, чәчер-ү  («чәчрәтү» мәгъ.), чәчтер-ү; чәчем  (явым-чәчем  парлы сүзендә); чәчкен; чәчмә; чәчүлек  һ.б.   |