Тэтимол 2015

ЧӘЧҮ, чәчем, чәчемлек (Баязитова 1992: 276–277) «раздача милостыни, мелких подарков на похоронах и поминках» < гом. кыпч., к. кр.-тат. чачу (> каз. шашу, шэшү), кырг. чачы, тув. чажығ, госм. сачу < бор. төрки (ДТС: 479; Zajączkowski 1961: 150) sačïγ, sačyγ «корбанлык итеп (утка) шәраб, кымыз һ.б.ш. чәчү» >> як. ысыах «җәйге кымыз бәйрәме һәм корбан бирү мәрасиме» (к. Антонов: 134–135), к. ш. ук уйг. сачқы, чыгт. сачық, төркм. сачық, сачақ ~ монг. цацаг > бур. сасаг «корбан бирү, хәер өләшү һ.б.ш.». Бу, күрәсең, бик бор. сүз һәм аны кыт. ша(р) «ритуаль эчү; ант эчү» сүзе белән чагыштырулар нигезсез түгел. Чәчү ~ сачык һ.б. еш кына бүләкләрнең үзләрен, аларның төрләрен дә белдерә, к. Будагов I: 611–612. Төр. sacı «кәләшнең чәченә тары (!), чәчәкләр, тәңкәләр чәчү һәм мактау мәрасиме», «чәч», «чәчү» «чәчәк» семемаларын һәм өстәвенә «чәчән» сүзен дә берләштерә. К. Orhan Kurtoğlu. Klasik türk şiirinde sacı geleneği // Milli folklor (Ankara). 2009. № 81: 89–99 (бик тәфсилле, «чәчү» җырлары китерелә). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья