Тэтимол 2015

ЧӘЧӘК, диал. чәчкә, миш. (ДС II: 160; ДС III: 139) цәцәк, сачәк, сайчак, цицәк, сичак, себ. (ДС I: 218) цицегәй, цицекәй, цицәк «цветок, цветы; оспа»; в некоторых говорах (гәй.) проводится смысловое различие, к. (ДС I: 218) чичкә «цветок», чичәк «оспа» – к. ш. ук башк. әд. телендә дә сәскә «чәчәк (үсемлек)», сәсәк «чәчәк (авыру)», ләкин татар лексикологлары мәгънә аеру принцибын танымыйлар. Идел-Урал союзы телләрендә дә бу сүзнең вариантлары күп кенә: чув. çеçек (әд. норма), диал. (Сергеев 1971: 147) чече, чечче, ш. ук çеçке, çеçкĕ, удм. сяська id., чача «чәчәк (авыру); тәти» (~ себ. цәцә, цәцәү «тәти», к. Тумашева 1992: 237), мар. сäскä, сеска, саска «җиләк; игелгән яшелчәнең сабак-яфраклары» ~ кр.-тат., чыгт., уйг., алт. (Радлов III: 1988) чäчäк, угыз., кар. чичäк, чечäк, ком., к.-балк., кырг., тув. чечек (> нуг., каз., к.-калп. шешек) < бор. төрки (ДТС: 143) čečäk «чәчәк» ~ төркм. җәәҗек id. Кайбер төрки телләрдә чэчэк авыру мәгъ. генә кулланыла, үсемлек органы мәгъ. бүтән сүзләр кулланыла яисә нигез киңәйтелә (каз. шешекей «үсемлек чәчәге», шешек – авыру атамасы) һәм болай итүнең мәдәни икәнлеген танырга кирәк. К. ш. ук монг. цэцэг (< иске монг. čečег) > бур. сэсэг ~ эвенк. чэчэк > як. чэчiк (к. ССТМЯ II: 422). Төрле фраземалар тур. Будагов I: 470–471; ЗДС: 740–741.

Чәчәк ~ чичәк, цәцәк ~ цицәк пары тат. теле өчен характерлы; шунысы кызыклы ки, цицәк варианты IX г. ук билгеле: Византия шаһзадәсенә кияүгә бирелгән хәзәр кәникәсенең Цицак [Цицәк] исемле булуы һәм бу исемнең «чәчәк» мәгъ. булуы тарихта теркәлгән (күп яз. чыганакларда әйтелә). Гомумән, чәчәк ~ чичәк сүзе күп күрше телләргә кергән, аның бер мәгънәсе «түбәсе бизәкле бүрек, тулка (шлем)» булган, к. бор. рус. чечак, чичак «баш бизәге» (Фасмер IV: 355) > шишак (венгр теле аша) «шлем бизәге». Чәчәк – «чир төре» кытайчадан калька, к. кыт. тяньхуа «күк авыруы, чәчәк», к. МНМ II: 393.

Чәчәк сүзен чачак сүзеннән аерып булмый, к. уйг. диал. сачак ~ үзб. сочок «чәчәк; чачак», (ЎХШЛ: 235) сәчоғ «чук, чачак». Чәчкә варианты *чәчәкә < (тунг. телләрендә сакланган) чачака «чәчәк, чук» вариантыннан килә. Гомумән, бу сүзләр бәбиләр-балалар теленнән, чаг. рус. морд. цаца, цеця, чечка, удм., мар. чача «бизәк, чук, чачак» һ.б.ш. Будагов I: 470–471; Абаев I: 285; Räsänen 1969: 102; Мухамедова 1973: 189–196; Федотов II: 104; Аникин II: 659.



Предыдущая статья            Следующая статья