Тэтимол 2015

ЧӘЧ, себ. (Тумашева 1992: 235) цац, цәц, фольк. сач «волосы на голове» < гом. кыпч. чач, алт. чач, чаш (> башк. сәс, нуг., каз., к.-калп. шаш, шәш), уйг., гом. угыз., бор. төрки (ДТС: 479) sač id., тув. чаш, хак. сас, як. ас «чәч; толым» ~ чув. çүç < çуç < çоç < чач id. Будагов I: 611; Räsänen 1969: 291; Федотов II: 150; ЭСТЯ VII: 216.

Тат. сач варианты Алтын Урда уйгурчасыннан булса кирәк. Гомумән, тат. чәч- авазлар комплексы урынына сач- килү бүтән кайбер сүзләрдә (башлыча уйг. һәм угыз группаларында) күзәтелә: чачак ~ сачақ, чәч-ү ~ сач-, чәчә-ү ~ сача- һ.б. Бу хәл барча мүзкүр сүзләр ономопоэтик *сач «сибелгән, таралган, тузгыган нәмәрсә» мәгънәсендәге тамырдан ясалган дигән фаразга китерә.

Дерив.: чәчле, чәчсез; чәчлән-ү; чәчби, чәчбикә «озын, парлак чәчле хатын-кыз», чәчбай (үлән атамасы), чәчкап (к. ДС I: 223) > мар. (Упымарий: 241) часькап «көмеш такыя», башк. сәскап «башка киелә торган катлаулы (такыялары, тасмалары, чулпылары-тәңкәләре булган) бизәнеч» (бу сүзнең бүтән төрки телләрдә дә параллельләре бар). Идиомалардан – чәчең чәчкә бәйләнгән булу «тәңре тарафыннан өйләнештерергә дип язмышлар китабында язып куелган булу» кызыклы: бор. төрки-монг., кыт. һ.б. Азия халыкларындагы ырым-ышану буенча (к. МНМ II: 473), чәчләрнең күзгә күренмәс дәвамы күккә җитә икән дә, чәч очларын тәңре парлап бәйләп тора икән; шунда төенләнгән чәч ияләре кайда гына йөрсәләр дә, ахыр килеп өйләнешәләр икән. Бу тур. төрле этнографик әдәбият бар.

Чәчүргеч дип диал. сөйләмдә атның ял сеңерен атыйлар, чөнки элек атның ял сеңерен киптереп матур, ефәксыман ялтыравык сүс ясаганнар, шуннан чәчүргеч үргәннәр.

Себердә цәц «бәбинең кәкелен – беренче чәчен кискән кардәш» мәгъ., мәс. (ЗДС: 710–711, 740–740) цәцәбә, цәцәкә, цәцибаба, цәцимама, цәцинә, чәч апа, чәч әни .



Предыдущая статья            Следующая статья