Тэтимол 2015

ЧӘҮКӘ[чәwкә], диал. (миш.) чаука, себ. (Тумашева 1992: 235) цауқа «галка» – К. Насыйри буенча, «фарсыча чау-чау тавышыннан карап ясалган сүздер» (ЛТ I: 127), татарча ди ул, чәүкәләр чәкелдиләр, «чәкел-чөкел итәләр». Чәү-чәү имитативы татар телендә дә бик булырга мөмкин. Ләкин чәүкә сүзе тәкълиди сүздән икәнлеге уйг. чаңкылда-у «чәңкелдәү, кискен авазлар белән шау-шу килү» фигыленнән (чаңк-чаңк, чәңк-чәңк тәкълиди сүзеннән) беленә; гомумән, бу сүзнең параллельләре киң таралган: башк. сәүкә, к.-балк. чауқа ~ морд. М., чув., рус. диал. чавка, коми. чавкан, венг. csoka «чәүкә». Фонетик җәһәттән мар. (Саваткова: 184) цäнгä < цäңкä ~ чув. чанка, чана, удм. чана id. үзенчәлекле. Федотов II: 386 (бу сүз бор. чув. теленнән димәкче). Чаг. ш. ук тунг.-маньч. чаука «гаскәр» < бор. монг. čiγuγa «шау-шу; талпа» (к. ССТМЯ II: 402, 410); рус. галка ← галдеть.



Предыдущая статья            Следующая статья