Тэтимол 2015

ЧӘТЕРТӘН, диал. (ТТДС I: 503) чәтертәк, чәтермәк, (ТРС 1931) чәтрәш һ.б. «бойкий, проворный; непоседливо-деятельный» ~ башк. (БҺҺ II: 232) сәтерсән id. ~ диал. (трбс., без теркәдек. – Р.Ә.) чатыртан – ниндидер кош – урманда яши ~ мар. (Упымарий: 239, 242, 248) чатыртан «безкойрык», чодыртан «саз шөлдие», чытыртан «кыр үрдәге төре», иске мар. (к. Исанбаев 1973: 67) чадартан «тургай», к. ш. ук мар. (Саваткова: 214) шытьыртан «чәтертән (кеше)». Төбендә кош исеме. Тат. теленә мари теленнән кергән булса кирәк (кош атамаларында -тан//-тән кушымчасы мар. теленә хас), ләкин к. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья