Тэтимол 2015

ЧӘТ – имитатив звонкому, но не сильному треску, хлестанию (веником и т.п.), чат тәклитенең «йомшаграк» варианты

Дерив.: чәт-чәт – әкрен генә чатнау тавышына яки кызу-кызу һәм ачулы сөйләүгә (гадәттә хатын-кыз тур.) тәкълит; чәтерт – бер тапкыр чәт итеп алу, чәтерт-чәтерт – берничә тапкыр чатнап алуга тәкълит; чәтер-чәтер – бертуктаусыз чәрелдәүгә яки тиз (хисле, ачулы) хатын-кыз сөйләменә тәкълит; чәтләү, чәтнәү « чәт итеп ярылу (кечкенә әйбер тур.)»; чәтелдә-ү (*чәтел нигезе булмаса да) «кызу һәм эмоцияләр белән сөйләү», арытабан – чәтелдәвек, чәтелдек «кызу сөйләүчән (хатын яки кечкенә бала)»; чәтердә-ү «чатыр-чотыр килеп яну», «чәрелдәү», чәтердек «чәрелдек хатын».

Бу сүзнең сурәтләү нечкәлеге белән тагын да үтемлерәк варианты чәрт – бик көчле булмаган чатырдауга имитатив, ләкин чәт сүзеннән продуктивсызрак. К. Чәти, Чет, Чикләвек.

Гомумән, татар имитативлары Н.И. Ашмарин шулкадәр мактаган чуваш имитативларыннан да төрлерәк, киңрәк, мәгънә нечкәлекләренә дә байрак, чөнки тат. теленең авазлар составы да киңрәк. Шуны ук башкорт имитативларына карата да әйтеп була – башкорт телендә имитативларда еш кулланыла торган ч авазы юк. Ошбу факт бор. тат. теленең чув. теленә дә, башк. теленә дә нигез булган дигән фикергә китерә.



Предыдущая статья            Следующая статья