Тэтимол 2015

ЧӘРМӘСӘН, Чирмәсән – Чермасан, название реки на территории современного Башкортостана – бу сүзне Чирмешән – Черемшан – сүзе белән чагыштыру географик закончалыкларга бик туры килә: һәр ике елга көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка сузылганнар, тик капма-каршы юнәлештә агалар (шундыйрак хәл Сакмар һәм Самар (Сакмара һәм Самара ) елгалары очрагында да күзәтелә: бүтән аналогларны да карталардан күпләп табарга мөмкин; мәс., Башкортстанда капма-каршы ике Майгашты, ике Эстәрле елгасы бар). Бик ихтимал ки, Чирмәсән һәм Чирмешән Болгар-Биләр дәүләтенең көньяк-көнч. чикләре булып хезмәт иткәннәрдер. Аларның атамалары бор. тат. чәр- (к. Чәрек ) «тоткарлау, оборона тоту» булырга мөмкин. Кызганычка каршы, бу фаразны төгәл исбатларлык мәгълүматлар юк.

Башк. Сәрмәсән варианты (тат. телендә дә кулланыла) икенчел (ч > с) булса кирәк.

Чирмәсән елгасына параллель (бераз көньяк-көнчыгыштарак) Кармасан елгасы бар. Саф лингвистик назардан бу елгалар атамаларында бор. *-масан//-мәсән элементын аерырга мөмкин. Ләкин бу регионда андый компонент бер телдә дә теркәлмәгән. Гомумән, бу ике гидронимның чыгышы тур. риваятьләр һәм фаразлар-юраулар гына бар. Һәм алар безнең фараздан ныграк ышандырырлык түгелләр.



Предыдущая статья            Следующая статья