Тэтимол 2015

ЧӘРЕК «диагональная доска, брус и т.п., поддерживающий деревянные рамочные конструкции в устойчивости, распорка»; күч. «выдержка, внутренняя крепость» ~ мар. (Иванов, Тужаров: 258; Саваткова: 184) цäрäк, чäрäк > чув. чарак id. Сүзнең нигезе чув. чар- < тат. (ЗДС: 731) *чар-, *чәр- > мар. чар-, цäр-, чäр- «туктату, тыю; терәтү, ныгыту». Бу сүзнең татарчаданлыгын чув. чару «тыю, нәһи», мар. цäрнаш (чәрен-) «тыелу» сүзләре дә күрсәтеп тора. К. алт. чер- [чэр-] «каршы тору» һ.б. (к. Чирү ).

М. Федотов (II: 390) чув. чар- сүзен тат. тый- < бор. төрки tıδ- сүзе белән чагыштыра; чыннан да монда тиешле аваз күчешләрен күрергә мөмкин (чув. телендә т- > ч-, а > ы, б ~ р), ләкин алт. һ.б. чэр- (< яз. монг. čeger- «туктату, тыю»?) сүзеннән дип уйлау табигыйрак.

Дерив.: чәрекле, чәрексез.



Предыдущая статья            Следующая статья