Тэтимол 2015

ЧӘҢГӘЛ, чәңгел, чаңгал (ЛТ I: 175) «пятерня; когти хищника, хищной птицы» ~ кырг. чеңгел > каз., к.-калп. шеңгел ~ төр. çengel, çengâl «чәңгәл; ыргак һ.б.» (к. Redhouse: 247) < фар. чäңгāл, чäнгүл (ш. ук чäнгäк) «чәңгәл, ыргак, чәнечке» ← чäнг «биш бармак, тырнаклар, учлам, кыскыч, тәгәрмәч теше». Рясянен буенча, чув. çаклăб, çакǎл «ыргак» сүзе дә шуңа тоташа, к. Räsänen 1969: 99.

Дерив.: чәңгәлле, чәңгәллә-ү «тырнаклау (ерткыч кош тур.)».



Предыдущая статья            Следующая статья