Тэтимол 2015

ЧӘНЧЕ-Ү(чәнеч-ү, чәнчи һәм чәнчә; чәнчү), диал. (ТТДС II: 367) чәч-ү < гом. кыпч. чанч- (> башк. сәнсе-, сәнс-, нуг., каз., к.-калп. шаншы-, шанш-, к. ш. ук шеншi-) < гом. угыз., уйг. санч- < бор. төрки (ДТС: 483–484) sanč- id. Гомуми закончалык буенча, төп вариант санчы: *сан-, *саң- фигыленең ешайту формасы (-чы//-че аффиксы) булса кирәк. К. ш. ук шор. чач-, тув. шаш-, хак. сас- >> як. ас- «чәнчү; төртү» Чаг. каз., кырг., уйг. сай- «чәнчү». К. Сәнәк, Чәнечке, Чән-ү . Будагов I: 616; Räsänen 1969: 400.

Дерив.: чәнчел-ү («дөмегү» мәгъ. ешрак кулланыла), чәнчен-ү, чәнчеш-ү, чәнчет-ү; чәнечкәк, чәнчем. К. Чәнечке.



Предыдущая статья            Следующая статья