Тэтимол 2015

ЧӘНЧӘ, (Будагов I: 488) чәнәчә, чәнечке, чәнтәй > чәнти «мизинец» ~ башк. (БТДҺ: 272, 290, 294) сәнсә, сәнтей, сәтәкәй, сәңгер, сәңгерсәк, сығанақ, сыңғарсақ, сегәнсәй, сегәнсәк, кр.-тат. чыначақ, ком. чиначай, ченкдей, алт. чечен, чыгт. (Будагов I: 488) чынчанақ, кырг. чынчалақ, үзб. (ЎХШЛ: 301–302) чилдирчибак, чичәлә, чъғәнок, чекәнәк, чекәнтәй, чълъйчир, чъмчәләк, чънақай, чъначақ һ.б. id. < бор. төрки (ДТС: 197) čïčalaq, čïčamuq ~ аз. чечәлә, як. (Пекарский: 3569, 3716) чакчык, чаңчық, чäнчäкäi, чыкыйа, чымыйа, сöмÿjä «чәнчә» ~ эвенк. чимки, чимкэгэн, чимчикэн, эвен. чингэн ~ яз. монг. sikči > хәз. монг. чигчий, бур. шэгшэгэй һ.б. (к. ССТМЯ II: 395) id.; ягн. (ЯТ: 238) čenčilak төрки телләрдән, к. себ. (Тумашева 1992: 244) цықцалық «чәнчә».

Күренгәнчә, чәнчә < чәнтәйчә (к. Бикчәнтәй соңгы малайга бик «ныклы» булачагын теләп бирелә торган исем) мәгъ. сүзләр һәр телдә күпвариантлы. Бу вариантлар өч җәһәттән килә: 1) ч- авазы күп телләрдә кечкенәлекне белдерә (бигрәк тә балалар телендә), 2) чәнчә бармак атамасы сирәк кулланыла һәм һәркем аны үзенчәрәк үзгәртә, 3) чәнчә бармак атамасы төрле мотивлардан чыгып аталучан (бигрәк тә сабыйларны санарга һ.б. өйрәткәндә). Чаг. удм. чöльы, коми. чаль, саам. чел, челх, челкиш, эстон. tsilli «чәнчә бармак», таҗ. чилик id. һ.б. К. ш. ук Räsänen 1969: 108.

Кайбер төрки телләрдә чәнчә бармак бөтенләй бүтәнчә (һәркайда үзенчә) атала, мәс., чув. кача пурне, тув. биче-бööвей, төр. serçe һ.б.ш. Чаг. ш. ук Атсыз (бармак).



Предыдущая статья            Следующая статья