Тэтимол 2015

ЧӘНӘЧКӘ, чәнәшкә, чәнечкә, сәнәскә (ТТДС I: 501; БТДҺ: 293) «саночки, саночка, маленькие сани» ~ чулым. цанига «чаңгы, чаначык» сүзе белән нигездәш, чаг. ш. ук чув. (Сергеев 1971: 117) çунашка, шунашка id. Чаг. ш. ук рус. салазки (рус сүзләренең дә, татар сүзләренең дә этимологиясе томанлы. Бор. уртак чыганактан булса кирәк).



Предыдущая статья            Следующая статья