Тэтимол 2015

ЧӘМЧӘ (ТРС 1931), диал. җәмчә > йәмчә «вышитые узоры, вензели; вышитая кайма» ~ башк. (БТДҺ II: 229) сәмсә id., себ. (Тумашева 1992: 234) цамца «күлмәк», уйг. алт. чамча < иске монг. čamča (хәз. монг. цамц, бур. самса) «күлмәк, хатын-кыз күлмәге» < тибет. цхьям-чхэ, җамчхэ id. (к. Хазуев 1978: 59). П. Поуча (Poucha 1959: 47–48) бу сүзнең вариацияләрен корей теленнән алып (сам «киндер») барча Европа телләренә чаклы бик күп телләрдә күрә һәм, аныңча, тат. чәмчә (ч < ц < к) камзул һәм камис сүзләре белән тамырдаш булып чыга (әлеге тибет сүзе дә шул даирәгә керә).

Чәмчә сүзенең үзенчәлекле мәгъ. шуның белән аңлатыла: Үзәк Азия төрки-монг. халыкларына күлмәк һәм аякчу кырыйларын вензельләп-каймалап чигеп чыгу хас; димәк, чәмчә < чамча «вензель, чигеш» чамча күлмәк, чамча читек тәгъбиреннән эллипсис. К. ш. ук Räsänen 1969: 98; ССТМЯ II: 383 (чамча «чигүле тун» тунг.-маньч. телләрендә дә киң билгеле). Рус диал. самса «яңа туган бәрән тиресеннән тегелгән күлмәк» тур. Аникин: 481–482.



Предыдущая статья            Следующая статья