Тэтимол 2015

ЧӘМӘН I, диал. (ТТДС I: 474) чаман (Будагов I: 451) чабан, чубан, себ. (Тумашева 1992: 232) цабан « медлительный, ленивый, норовистый (о лошади)» ~ башк. (БТДҺ: 265, 268) сабан, сауан «ялкау; җай; тыңлаусыз», саман, сабан «ялкау, үшән (ат тур.)», мар. чаман, чоман, чув. чоман > чуман ~ куман. чаман, ком. чабан (>> нуг., каз., к.-калп. шабан), кырг., алт. чабал (> шор. шабал > хак. сабал) id. ~ чыгт., госм. чоман, чуман «ялкау, салак, игътибарсыз» (к. Радлов III: 1929, 1930, 2188); к. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 232, 243) цабал, цыбал «яшь үсенте; тай». Ачык түгел; а ~ о вариантларына караганда, элекке бер өч иҗекле сүздән кыскарган. Интервокаль -б – борынгыдан килә. Räsänen 1969: 98; Федотов II: 422 (бик аз сүз әйтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья