Тэтимол 2015

ЧӘЛПӘК (ТТДС I: 500) «хворост (вид кушанья); лепёшка на масле», себ. (Баязитова 2001: 195–196) чәлпәк, чәлбәк, цәлбәк «блюдо для поминок» ~ башк. (БҺҺ II: 229) сәлпәк «майда пешкән җәймә», (БТДҺ: 293) «төче кабартма» < уйг. чәлпәк, чальпәк, үзб. чалпак (> каз., к.-калп. шелпек), төркм. челпек (> каз. шелпек) һ.б. төрле махсус белен төрләре ~ чыгт., монг. (Поппе 1938: 132) čelbeq, čelpek «коймак, белен» >> калм. цельвиг id. Тат. телчеләре бу сүзне җәүле икмәк сүзеннән чыгармакчы, Касыйм татарларында джяльтмяк «ата-бабаларны искә алу мәҗүси йоласында пешерелә торган белен» (к. Гордлевский 1927: 15) сүзе дә «җәүле икмәк» сүзеннән кебек. Ләкин Ф. Баязитова материалларында чәлпәк – кырык бер тишекле була диелә. Шуннан чыгып, без бу сүзне фар. чäл (чäһäл) бä йäк «кырык та бер», ягъни «мәшһүр кырык изгене (кырык беренчесе – вафат булмыш кеше) искә алу» сүзеннән, чигелдәк (к.) белән тамырдаш дип карыйбыз. Чаг. башк. (БТДҺ: 214) қырықйәймә «мәрхүмнең кырыгын уздырганда пешерелә торган тәбикмәкләр» – фар. сүзеннән калька. Рус. челпак «эченә берни дә салынмаган бәлеш» тур. Фасмер IV: 329 (билгесез чыганактан ди); Хайрутдинова 1993: 48–49.



Предыдущая статья            Следующая статья