Тэтимол 2015

ЧӘЛИ (ТТДС I: 500) «ещё; изрядно» ~ чув. чылай, чыллай «күп, күп кенә», чыли, чылли (Ашмарин XV: 182–183) id. – рус. целый «бөтен» сүзеннән дип карала (к. Федотов II: 428). Безнеңчә, чув. чылай (> тат. диал. чылай ) < тат. диал. һ.б. талай «күп кенә, байтак» < бор. төрки, монг. талай «океан; зур, өлкән» сүзеннән булырга тиеш (чув. аваз үзгәрешләре тулысынча шуңа килә: а > ы, т > ч). Бу болг. сүзенең тат. чәләй варианты да булган булса кирәк. Чылай < целый дигән фараз мәгънәви җәһәттән дә аксый. Чаг. ш. ук мар. цила, цĕлä, чила, чĕлä «бөтен; барсы да, һәр». К. Талай.



Предыдущая статья            Следующая статья