Тэтимол 2015

ЧӘЛӘ, диал. (Будагов I: 462) чала, (Тумашева 1992: 233) цала «неполный, неисправный, незавершённый; не вполне; не до конца» < гом. кыпч., чыгт., уйг., үзб., алт. чала (> нуг., каз., к.-калп., тув. шала, башк. сала) id., үзб. диал. чәлә «ярты» (к. тат. чала татар «татар белән казак яисә үзбәк метисы»); чаг. монг. чалай, чалғай (халха. цалгай) «ялгыш эшләнгән, нормадан читләшкән, аермалы» < яз. монг. čalaγai id. ~ маньч. чала- «ялгышу; хәрәмләшү» < ча-ла-: кыт. чä «ялгышу, ялгышлык; җитенкерәмәү, аермалы булу» (к. ССТМЯ I: 380). К. ш. ук тат. цала-бала ~ уйг. чала-пула, тув. шала-була һ.б. «ничек җитте шулай», тат. цала-қŏла ~ к.-балк. чала- қола id. һ.б. К. Шал III.



Предыдущая статья            Следующая статья