ЧӘКЧӘК, диал. (к. ДС I: 222; ДС III: 188; Хайрутдинова 1993: 44–45) чәкчәги, чәкчәки, чепчәги һ.б. > башк. сәксәк, сәксәгей «выпечка из скреплённых мёдом мелких круглых или подушкообразных кусочков теста, чакчак» > мар. (Исанбаев 1978: 35) чäкчäк id. < фар. чäкчäки «тамчылы ашамлык» ← чäкэчäк «тамчы-тамчы», чäкэ «тамчы». К. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 292, 296) чақчақ «пестә чикләвеге», чәкчәк «катламлы торт». Затлы ашамлык төрләре тат. телендә еш кына фар.-таҗ. даирәсеннән килә; чәкчәкнең «камырдан эшләнгән пестә» булуы да закончалыклы (чаг. Бавырсак, Бөйрәк ). Ләкин менә, көтелмәгәнчә, тув. телендә чöкчек «баллы киндераш орлыгы». Бу мәгълүмат чәкчәк сүзенең этимологиясен катлауландырып җибәрә. |