Тэтимол 2015

ЧӘКЕЛДЕК (ЗДС: 736, кргл.) «йомранның бер төре». Төрки телләрдә фонетик җәһәттән бер-берсенә җиңел күчә алган торган чәгелдәк ~ чәгелдек ~ чигелдәк, чәкелдек ~ чикелдәк һ.б. сүзләр еш кына очрый, әмма аларның мәгънәләре бер-берсенә җиңел күчә торганнардан түгел. Бу очракта да ошбу сүзнең тәгаен чагыштырырлык икенче бер сүзне табу кыен. Чаг. Чигелдәк.



Предыдущая статья            Следующая статья