Тэтимол 2015

ЧӘКЕ I, чике диал. (ТТДС I: 482, 500) «до (послелог)» – чаг. тәке, тике. Кайбер төрки телләрдә бу сүз «үлчәү» мәгъ., к. нуг., каз. (ҚТДС: 391) шекки (< чэкки), төр. çeki «үлчәү; бизмән; кадак; ат йөкләме – 250 кг чамасы һ.б.ш.», кр.-тат., тат. диал. чәки «акча үлчәү бизмәне; төрле үлчәү берәмлекләре» (к. Будагов I: 483). Чак ~ чәк ~ чэк тамырының бихасап мәгънәләре (төр. çek, сek- сүзләренең 50 гә якын мәгънәсе күрсәтелә) һәм бихисап дериватлары арасында чәке < чәкке дә булырга мөмкин. Шулай ук чәке < тәке дип әйтеп тә була.



Предыдущая статья            Следующая статья