Тэтимол 2015

ЧӘКӘ-Ү, чәке-ү «коротко и резко ударить (малым молотком); высекать; стучать (металлическим предметом); бить по гвоздю» ← чәк (тәкълиди сүз) «чик». Чаг. ш. ук уйг. чәк- «чиртү» ~ бор. төрки (ДТС: 143) ček- «нокта кую; кадак кагу», čeknä- «тырмалау», čekin «тырма». Морд. М. чакамс- «чәкү» татарчадан булса кирәк. Интервокаль -к- чәкә-, чәке- сүзләренең элекке яңгырашы чәккә-, чәкке- икәнлеген күрсәтә, к. көрд., төр. диал. çek «бер ыргыту». Максуди телендә чәк итү «юк итү».

Чәкә-, чәке- продуктив нигез: чәкәш-ү, чәкеш-ү «тост әйтеп, шәраб савытларын бәрдерешү», чәкәштер-ү id., башк. сәкәш-еү «тиргәшеп алу», сәкеткес (БТДҺ: 293) «тәте», к. Чәкәт-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья