Тэтимол 2015

ЧӘКӘН III(ЗДС: 735) «узоры на ткани, деревянных изделиях и т.п., вышиваемые или насечённые; чекань» ← чәк- «чигү, бизәү, бизәкләү» К. ш. ук себ. (ЗДС: 708) цәгәнле, цәгәнне «чигүле, бизәкле (төрле киемнәр тур.)». Бу сүзне рус. (Аникин: 650) чегадак, чегедек, чигидек «төрле хатын-кыз киеме» < алт. һ.б. čägädäk, čägidäk ~ яз. монг. čegedeg, хәз. монг. цэгдэг «күлмәк төрләре» (-дäк, әлбәттә, «кием» мәгъ., чаг. тат. диал., башк. күлдәк «күлмәк») белән чагыштырырга ярый (Аникин кайберәүләрнең чыгт. чикин «җилкә, чикә» белән баглауларын китерә, безнеңчә, ул фаразлар – уңышсыз). К. Чик-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья