Тэтимол 2015

ЧӘКӘН II«молоток (в игре – деревянный) с длинной рукояткой; клюшка; игра с таким молотком – чижики, хоккей и т.п.», диал. (ТТДС I: 500) «бита – кость» ~ башк. сәкән id., чыгт., кырг. (хәз. сүзлекләрдә теркәлми) чақан «сугыш коралы буларак озын саплы чүкеч яки ыргак» ← чақ- «чагу, кадау, кискен бәрү» сүзеннән исәпләнә; Gombocz: 44 (венг. csakany «сугыш ыргагы, сугыш чүкече» сүзен аңлатып) һәм Фасмер (IV: 324–325) бу сүзнең слав. телләрендә киң таралганлыгын күрсәтәләр, к. рус. чекан «озын саплы тимер чүкеч, кискеч», слов. čekan «хәрби чүкеч», словак. čаkan «киркә,кәйлә» һ.б. Безнеңчә, бу сүз төр. диалектларыннан таралган, ә төр. диалектларына кыпч. телләреннән кергән. Тат. сүзенең мәгънәсе һәм кулланылышы (уен) фар. чевкäн, чоуган, көрд. çеwgan, çogan «кәшәкә, култаяк; поло уены» мәгънәсенә бик охшаш һәм, ихтимал, тат. сүзе шуннан киләдер. Фар. сүзе үзе төрки (кыпч.) телләреннән булса кирәк. К. Шанский һ.б.: 489; Аникин: 651 (әдәбият күрсәтелә); Федотов II: 367.



Предыдущая статья            Следующая статья