Тэтимол 2015

ЧӘЙНӘ-Ү, себ. (Тумашева 1992: 232) цайна-у «жевать, грызть; дурно говорить о ком-либо» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг. (к. Радлов III: 1837–1942) чайна- (> нуг., каз., к.-калп. шайна-, башк. сәйнә-) «чәйнәү; аяктан егу, тибү, кыру, яньчү», госм. чäiнä- id. Чаг. ш. ук уйг. (Радлов III: 1954) чäкнä- «таптау». Фонетик җәһәттән көтелмәгән вариант – төр. çiğne- «чәйнәү». Гомумән, ачык түгел.

Дерив.: чәйнәл-ү, чәйнән-ү «кешене сүгеп сукрану», чәйнәш-ү, чәйнәт-ү; чәйнәм (бер чәйнәм); чәйнәүгеч «юк-бардан гаеп табучы», чәйнәүче.



Предыдущая статья            Следующая статья