Тэтимол 2015

ЧАЯ[чаºйа], диал. (Ф. Сәйфи-Казанлы, «Өч нарат») чайан «бойкий; дерзкий», себ. (ДС I: 212, 215; Тумашева 1992: 232, 236) цайан, чаил, чайа «грубый, злой; упрямый» ~ иск. (ЛТ I: 127) чайа , чада (?) «ныклы; шәп» > мар. чойа «хәйләкәр», мар. диал. (Саваткова: 190) чайа «сизгер, зирәк», башк. диал. (БҺҺ II: 197–198; БТДҺ: 266) сайа, сайақ, сайан «чая, үзсүзле, үткер; усал, явыз; үпкәчел», сайалашыу «ызгышу» ~ кар. чайа, цайа «усал, чая» һ.б., бу сүзнең палаталь варианты – себ. (Тумашева 1992: 236) цäйä «тупас», миш. (Kecskemeti, Paasonen 1965) čäjä «елгыр» > чув. чее, чеййе «хәйләкәр; чая; ялкау» ~ төркм. чее [чэйэ] «ныклы; чая». Безнеңчә, бу сүз тув., алт. диал. чайаан, алт. дьайан, дьайаған, йайаған, йайағ «афәтле үлгәннәрнең һәм шаманнарның тынгысыз рухы», себ. (Будагов II: 400) чайаған «яралтучы тәңре» > монг. дзаячи, дзаян, заян, заячи, дзол-заягачи (к. Зая I ) «язмыш тәңресе; терлекчелек химаячесе» һ.б. ← алт. чайа- < бор. төрки *йайи- «бар итү, иҗат итү» ← *йай «корбанлык» (фигыль дериваты йай- «корбан итү») белән баглы, к. ш. ук тув. чаяа- «иҗат итү». Корбан булган кешеләрнең рухы тәүдә үч алу белән шөгыльләнә, ләкин ул торган саен яхшыра бара һәм соңыннан иҗади рухка әверелә һ.б. Гомумән, чаяган образы бик катлаулы мифологик-мәҗүси фикерләүләрне чагылдыра. Имеш, ботарлап ыргытылган тәннән, әгәр ул гөнаһсыз булса, кямил, иҗади җанлы рухлар – җаян ~ чаян ~ шаяннар ясала, әгәр гөнаһлы булсалар – ярымтыклар (к. Ярымтык ) килеп чыга. Гомумән, корбанлык – яңаруның сәбәбе. Бу шаманистик караш бик борынгылыктан килә һәм һинд-иран халыкларында да булган. Төрки халыкларның килеп чыгуы турындагы риваятьләрдә бу кавем җая итеп кырга ташланган бер малай һәм аны коткарган ана бүредән туып үрчегәнлеге турында әйтелә.

Татарстан территориясендә табылган бер аяксыз, бер кулсыз, сыңар күзле бакыр, җиз сыбайлар, җайдаклар («Маклашеевский всадник», к. А.Х. Халиков. Отражение космогонических и генеологических легенд волжских булгар в археологических материалах // Из истории ранних булгар. Казань, 1981: 5–20) – чаяган ул, тәңреләргә корбан ителеп, бер аягы, бер кулы өздерелеп, бер күзе чыгарылып далага ташланган корбанлык кеше (гадәттә җинаятьче). Йайаган > җайаган > чаяганнарның «чаялык» символы булулары да күптәннән килә, к. тув. чаянныг ~ алт. чайагач, як. сайағас (-гач иркәләү-кечерәйтү кушымчасы) «чая; сәләтле; өлгер, елгыр» һ.б.ш., каз. (ҚТДС: 399) шаян // жаян // наян id.

Саян таулыгының атамасы да шул «җен рухы, җеннәр өлкәсе» мәгънәсендәге сүздән килә дип язалар.

Татар сүзлекләрендә чая сүзен бик теләп рус. отчаянный (> тат. сөйл. атчаенный, әтчәянни ) сүзеннән дип язалар һәм М. Федотов та (II: 407) шуны яклый. Ләкин бу фараз морфологик җәһәттән аксый: отчаян- нигезенең префиксы нишләп төшеп калсын икән? Рус. чаян- нигезе исә бөтенләй капма-каршы мәгънәдә – «өмет ителгән» дигән сүз. Аннары, чая, чаян сүзен шая, шаян нигезеннән аерып булмый.

Мәсьәләгә киңрәк каралса, безнең сүз ышандырырлык булыр кебек. Барча Себер халыкларында – төрле монголларда, тунгус-маньчжурларда һ.б. үзенең уртак ритуаллары белән шаманизм дине таралган. Шаманизм сүзе шаманнар башкарган әмәл-догаларның уртаклыгын гына чагылдыра. Шаманизмның идеологик нигезе – заячылык (к. Заятүләк ) ул. Сүзнең төп нигезе фонетик җәһәттән бор. монг. ядкәрләрендә сакланган (Поппе 1938: 203) jaya «бар итү, яралту», бу хәз. телләрдә (закончалыклы аваз күчешләре белән) сакланган алт., тунг. йайа, алт. (төрле сөйләшләрдәге) ньайа-, найа-, эвен. найа-, хәз. монг. дзайа-, бур. зайа- (шуннан бер яктан як., сайа- > һайа- > айаа-, икенче як., иске угыз., аз. диал. сайа-), хак., шор. чайа-, алт. диал. шайа- «җинаятьчеләрне корбан итү» һәм тәңре, кудай тарафыннан корбан кабул ителүе. Шуннан заяган // җаяган // йайаган // найаган // чайаган // шайаган «шәһитнең, корбан ителмешнең тынгысыз рухы» сүзе ясалып килгән. Н.Ф. Катанов мәгълүматлары буенча, баш чайаан һәм аңа буйсынган тугыз (бер-бер артлы чиннардагы) чайаннар ~ шайааннар бар икән. Аларның исемнәре дә булган, тик кайберләренең атамалары гына сакланып калган. Мәс., үтерелмәс (үлмәс) чаяан, алтын чаяан, көмеш чайаан. Иң кече чайаан ~ шайаан вак шуклыклар белән шөгыльләнә, «шаяра».

Кызганычка каршы, бу заянизм ~ чайанизм дине тәфсилләп, азмы-күпме төзек теория рәвешендә язылмаган. Шунлыктан аерым детальләрдә каршылыклар да бар. Катанов 1888: 22, 83; Банзаров 1955; Хангалов 1959 (бөтен китап буенча заяннар тур. сөйләнелә); Антонов 1971: 127–130; Vasilevitc W.M. The Acquisition oj shamanistic Ability among the Evenki // Popular Beliefs: 336–349; Ахметьянов 1981: 24–25; МНМ I: 197–199, 375; II: 247; 623 һ.б. К. Заятүләк, Наян, Шаян .

Дерив.: чаялык; чаялан-у, диал. чаяр-у «шаяру, чаялану».



Предыдущая статья            Следующая статья