Тэтимол 2015

ЧАЧАК, диал. (ДС II: 160) сайчак «бахрома», себ. (Тумашева 1992: 235) цацақ «җеп; бәйләм; чачак, чук» < гом. кыпч. чачақ (> нуг., каз., к.-калп. шашақ, башк. сасақ), чыгт., уйг., госм., бор. төрки (Радлов III: 389–390) сачақ ~ бор. монг. (Поппе 1938: 129) čačak (~ хәз. монг. цацааг) id.; чув. çүçе > мар. сöсä id. палаталь вариант булуы белән үзенчәлекле (к. Федотов II: 151). Бу сүз гом. төрки чач ~ сач «чәч; чәчелгән, сибелгән нәрсә» (фигыль коррелянты чач- ~ сач- «чәчү, сибү», к. Чәч, Чәчәк, Чәч-ү ) ~ ономопоэтик чача тамырыннан булса кирәк. Бу тамыр хәз. телләрдә дә очрый, к. тат. (Г. Бәширов) чачар-у «чуклану, чачакка охшап тузылу», нуг. шаша < чача «кылган; бәрчә», башк. сәсә ~ эвен. чэчэ «сәкәл; баерка» һ.б., төр. телендә saçak «чачак, чук; толым» һ.б. Рамстедт 1957: 187; Иванов 1993: 43–44; Eren: 91–92.

Чач ~ сач тамырының дериватлары тармаклану борыннан килгән төрле йолалар белән (к. Чәчү ) аңлатыла.

Тат. дериватлары: чачаклы, чачаксыз; чачакла-у, чачаклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья