Тэтимол 2015

ЧАХУЛ (ЛТ I: 164) «чехол», чукол, чукул «сложное головное покрывало у кряшенок» (Нагайбаки: 56–60; ЗДС: 761) ~ рус. чехол «букчай, яулык; киңәйтелгән җиң очы». К. Насыйри буенча, фар. чäх̣ «кын» сүзеннән, М. Фасмер (IV: 354) рус сүзенең гом. слав. параллельләрен таба, ләкин чыгышы ачык түгеллеген таный. Безнеңчә, төп чыганак – чыгт., төр. (Будагов I: 495) чақул ~ чуқал, чуғал «ат шайманы, ат көбәсе, броня». К. Чакул.



Предыдущая статья            Следующая статья