Тэтимол 2015

ЧАТ I, себ. (Тумашева 1992: 235), миш. цат «развилина, перекрёсток; место соединения рек и пространство между реками поблизости их слияния» > мар., удм. чат id. < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг., үзб. чат (> каз. шат, башк. сат), төр., бор. төрки čat «ике елга, ике линия кушылган төш; ботакның кәүсәдән бер якка киткән төше; бот арасы» (чаг. тат. бот-чат ); кайбер телләрдә бу сүз төп мәгънәләрдән читкә китә, к. башк. сат «елганың сай төше», төр. çat >> венг. schat «аел». Радлов III: 1893–1894; Räsänen 1969: 101.

Дерив.: чатлык, чатлы, чатсыз (сирәк); чатлаш-у. К. Чата, Чатай, Чатак, Чатал, Чат-у.



Предыдущая статья            Следующая статья