Тэтимол 2015

ЧАРЫС, диал. (Тумашева 1992: 235; ТТДС I: 477) царыс, чарыз «свирепый; чрезмерно бойкий; дерзкий», иск. (Будагов I: 456) чарыш «резвый; дикий (о лошади)» > мар. чорыш, чарыш «чарыс (ат тур.)», чув. чорăс > чурăс «чарыс (кеше тур.)», удм. чарс «җитез (ат)» ~ кырг. чарыш «скандалист»? Күп төрки телләрдә юк, тик үзб. чарс «асау, кыргый холыклы (ат)», хак. сас < сарс id. Чаг. алт. чарыныч «аждаһа, ләү» (Баскаков 1972: 266, сүзлекче бу сүзне рус. Змей Горыныч сүзеннән димәкче, ләкин бу шикле). К. Насыйри чарыс сүзенең җарыс вариантын бирә, ләкин моның параллельләре табылмады. Әгәр мәзкүр вариант дөрес булса, *йарыс вариантыннан ярсу (к.) нигезе ясала алган. Федотов II: 425 (материалы фәкыйрь).



Предыдущая статья            Следующая статья