Тэтимол 2015

ЧАРЫК I, диал. (Рәхимова: 95–96; Баязитова 1986: 153–154; Тумашева 1992: 135) царык, чәрек, чәрик, чаркы, чәрке – различные (по местностям) виды кожаной одежды – от болотных сапог до лёгких тапочек из сыромятной шкуры; «постолы, поршни, чувяки» < гом. кыпч., гом. угыз. чарық (нуг., каз. шарық, каз. шәрке, башк. сарық), чыгт. чаруқ, к.-балк. чуруқ, цуруқ һ.б. id. ← тат. диал. (Тумашева 1992: 135) цар-, цары - < (Будагов I: 457) чары-, алт. чар-, шор. шары- «урап бәйләү, чолгау», к. ш. ук кырг. чарын, бор. төрки (ДТС: 14) čaruq «аякчу төре», тув. шарығ «бәйләү, чолгау, урама, бинт» һ.б.; як. сарыы «болан тиресеннән ясалган күн» һ.б. Чар-, чары- фигыленең (бор. төрки телләр өчен ч ~ с тәңгәллеге закончалыклы булмаса да) сар-у (к.) фигыле белән гомоген булуы ихтимал. Гомумән чарық иң бор. аякчу төре.

Чарык сүзе төрки телләрдән барча күрше телләргә үтеп кергән: рус. чарык, чарки, чары; фар., көрд., осет. чарық, кабарда. чырықу ~ тунг. чäри һ.б. Räsänen 1969: 100–101; Фасмер IV: 316–317; Аникин: 646. Себ. (Тумашева 1992: 237) цәркә «калуш» русчадан кайткан алынма.



Предыдущая статья            Следующая статья