Тэтимол 2015

ЧАРПЫ-У, чарпа-у, чәрпе-ү «резко бить небольшим предметом», (ТРС 1931) «хлопать», (ТТДС II: 476) «обжечь брызгами» ~ гом. кыпч., угыз. чарп-, чарпы-, төр. çarp-, нуг., каз., к.-калп., төркм. шарып-, шарпы- «кырыйдан бәрү; бәрдерү; алгы аяктан тибү» – гомумән күп фонетик, морфологик вариантларда һәм мәгънәви конкретлаштыру-тарайтулары белән очрый (ТТАС III: 410): чарпалан-у «чәрдәкләнү», чарпаланыш, чарпылыш, чарпыш «бәрелешү», чарпыш-у «югары ыргылу (дулкыннар тур.), көрәшү (көрәштә кискен хәрәкәтләр ясау)» һ.б. К. Будагов I: 455. Бу сүзләрнең имитатив нигезе чари (> тат. чәри), чар имитативының -п тармагы итеп карала ала. Гомумән, имитатив ч- авазы дөньядагы барча телләрдә киң кулланыла (чаг. тат. чап, чәп, чат, чәк, чык, чуп һ.б.), чаг. ш. ук рус. чирк (чирк-ать) «чытырдатып язып кую», шарпать «тартып алу» < чарпать, черпать (бу сүзнең нигезе төрки телләрдән алынма дип тә карала), чёк, чик. К. Шырпы.



Предыдущая статья            Следующая статья