Тэтимол 2015

ЧАРДАК, гом. диал. чарлақ «чердак», диал. (ДС II: 179) чардак «могильная ограда» > чув. чартак, мар., удм. чардак, чарлак ~ гом. кыпч. чардақ (нуг., каз., к.-калп. шардақ, башк. сарлак) < фар. чартақ < чäһāр тāқ «дүрт так (ялган тәрәзә, уем)»: төрбәләрнең дүрт ягында так ясала торган булган; кар., төр., кр.-тат. чардақ «чатыр кыек; каравылчы өйчеге», госм. чартақ «Монблан» һ.б. Zenker: 340; Будагов I: 455–456. Як. чардаат «кабер» һәм бур. шардааг «чардак» вариантлары рус теленнән булса кирәк.

Каз. (ҚТАС: 752) шершек < чәртәк «яссы түбәдә күләгә өчен генә дүрт баганачык өстенә куелган түшәмә, тент» беренчел фарсыча мәгънәгә якын булса кирәк. Рус. чердак сүзен фарсычадан түгел дип раслаулар (И.Г. Добродомов һ.б.) тәнкыйть күтәрми. М. Федотов (II: 392–393) чув. чартак (чардак дип укыла) рус теленнән килә ди, тат. сүзен искә дә алмый. Рус. чердак, чардакь «чардак, каюта, аслык һ.б.» тур. Аникин: 656, 657. К. Чардуган, Чардук .

Әд. әсәрләрдә дә еш кына чарлак варианты очрый, ләкин, безнеңчә, бу кирәксез кыланыш, чөнки рус. чердак вариантын һәркем диярлек белә һәм өстәвенә чарлак сүзе (к.) бар. Омонимлаштырудан качарга кирәк.

Дерив.: чардаклы, чардаксыз.



Предыдущая статья            Следующая статья