Тэтимол 2015

ЧАРА I(ТТДС I: 476; ТТДС II: 346), себ. (Тумашева 1992: 234) цара «большая деревянная чаша для замешивания теста или формирования хлеба» < гом. кыпч., чув., алт. һ.б. чара (> нуг., каз., к.-калп., шор. шара, башк. (БҺҺ III: 155) сара, хак. сараа) «зур агач табак; лакан һ.б.ш.» ~ иске монг. čara (> хәз. монг. цар, бур. сара) ~ маньч. чара «сай һәм киң табак», безнеңчә, чув. чара «хайваннарның бот арасындагы йонсыз төше» белән бердәй: төбендә чара йоны койдырылган тиредән эшләнмеш җәйпәк табакны, җилпучны һ.б. белдергән (төрки һ.б. күчмә халыкларда тиредән һәртөрле савыт-саба эшләнгәнлеге бик билгеле шәй), шуннан бу сүзнең мәгънәсе һәртөрле агач һәм металл савытларга күчерелгән. К. Шәрә. Будагов I: 455; Räsänen 1969: 100; ССТМЯ II: 385; Федотов II: 391–392.

Рус. чара, чарка, чаруша «җәйпәк купы, агач тас һ.б.» тур. Фасмер IV: 316; Аникин: 646. Русистларның күпчелеге бу сүзне төрки телләрдән алынган дисә, икенчеләре бор. слав. *čara сүзеннән дип баралар, к. Шанский: 487; (һәм М.Н. Федотов та шул якка каера). Ләкин бор. слав. сүзенең үзенең бор. төрки телләрдән булуы гаҗәп түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья