Тэтимол 2015

ЧАПЧАН, диал. (Радлов, Образцы... IV: 240; Тумашева 1992: 234) цапацан, цапцаң «быстрый, ловкий, проворный; быстро, живо» < гом. кыпч., алт. чапчаң, уйг. чапчан, чапсан (> үзб. чопсон), нуг., каз., к.-калп. шапшаң, башк. сапсан id. ← чапчы- (> каз. шапшы-, башк. сапсы-) «чабып китәргә тору, ыргылу» ← чап- (к. Чап-у I ). Уйг. чапсан сүзендә диссимиляцияме яисә ул аерым чапсы- фигыленнәнме икәнлеген әйтү кыен (андый фигыль чап «галоп» сүзеннән ясала ала). Будагов I: 451.

Чапчан сүзеннән тат. сапсан < рус. < башк. сапсан «лачынның бер төре» сүзе килә.



Предыдущая статья            Следующая статья