Тэтимол 2015

ЧАПЧАК, диал. (ДС III: 189) чәпчәк «кадка, колода (из цельного дерева)» < гом. кыпч., алт. чапчақ (> башк. сапсақ, нуг., каз., к.-калп. шапшақ), шор. шапчақ > хак. сапчах, сапсак id., як. чабычах «туз купы, туз тустаган» < бор. төрки (Ибне Мүһәнна), нан. (ССТМЯ II: 384) чапчи-, монг. цавчи- «кисү, юну, кыру» сүзеннән булса кирәк. Тат. (ДС II: 213), госм., бор. чыгт. (Рабгузи) чамчақ «зур чүмеч, агач тустаган» вариантыннан чыгып, К. Насыйри (ЛТ I: 167) чамчак сүзен чам «(Ливанда үсә торган) кедр агачы» сүзеннән дип тә аңлата, Х. Әрән исә (1999: 78) төр. çapçak < sapcak «чапчак» сүзендә sap «савыт» сүзен күрә. Чаг. Чәпче-ү.

Чув. çöпçe > çүпçe сүзе иске чув. *çопçа < болг. *җапҗа(һ) вариантыннан булса кирәк (ягъни палатальләшү чув. теленең үзендә булган). Räsänen 1969: 99; Федотов II: 148–149 (чув. сүзен мар. шавыш > шовыш, удм., коми. сепыс «агач савыт, кумта» сүзләре белән чагыштыра, безнеңчә, монда очраклы охшашлык кына).



Предыдущая статья            Следующая статья