Тэтимол 2015

ЧАП-У II(чапты, чабу) «рубить, сечь; ударить махом; хлестать; косить (сено)» < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт. чап- (> башк. сап-, нуг., каз., к.-калп., тув., шор. шап-) id., чув. çап- һәм суп- id. (бу сүзләрнең мәгъ. аермалыклары да бар) id. К. ш. ук мар. саваш, соваш, удм. чабыны «сугып, чабып җибәрү» һ.б. (тат. һәм чув. телләреннән).

Иске сүзлекләрдә (Будагов I: 451–452; Радлов III: 1916) һәм хәз. кайбер сүзлекләрдә дә чап-у I һәм чап-у II икесе бер матдә эчендә, бер сүзнең төрле мәгънәләре итеп биреләләр, ләкин хәз. сүзлекләрнең күпчелегендә алар аерым бирелә, чөнки бу сүзләрнең формалары һәрдаим бердәй булса да, мәгънә бердәйлеге ачык-аян түгел. Räsänen 1969: 104; Федотов II: 85–86.

Абаев (I: 307) чап-у I һәм чап-у II сүзләренә бик күп бүтән телләрдән параллельләр китерә: фар. čäpidan «талау», бор. харәзем. čäp- «чабу, чәбәкләү», яз. монг. čab- «бәрү, сугу», рус. цап-ать «эләктереп алу», коми., удм. (КЭСК: 249, 302) сапкыны, чапкыны «чабу, чәпәү». К. Чап I, Чәпә-ү һ.б.

Чап-у II продуктив нигез: чабыл-у, чаптыр-у; чапкы, чапкыч ; чабылдык, чабым, чабын, чабынты (печән чабудан соң торып калган үлән); к. Чабык; Чабын-у; Чапчак.



Предыдущая статья            Следующая статья