Тэтимол 2015

ЧАП-У I(чапты, чабу) «скакать; быстро бегать» > чув. чоп-, чуп- < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт., төр. һ.б. чап- (> башк. сап-, нуг., каз., к.-калп., тув. шап-) id., чыгт., аз. чап «галоп, атта чабу күренеше». Федотов II: 423–424.

Бу сүз төрки телләрдә иң продуктив нигезләрдән: чабыш-у, чаптыр-у; чапкыр (ат), к. Чабавыл, Чабышкы, Чапкын, Чапчан, Чабын-у һ.б. Кушма сүзләрдә: атчабар «кыска юлга йөрүче сыбай», юлчабар «озын-озак юлга йөрүче сыбай». К. Чап-у II. Будагов I: 451–452.



Предыдущая статья            Следующая статья