Тэтимол 2015

ЧАПТАР, диал. (Тумашева 1992: 234) цаптар, «белоногий», (ДС II: 214) чаммар «красный с беловатыми пятнами», «рыжий с белой гривой (все о лошади)» – гомумән, мәгънәсе тат. телендә дә, күрше телләрдә дә төрле урыннарда төрлечәрәк: чув. чоптар > чуптар (< тат.) «кола; койрыгы һәм ялы аксыл җирән (ат тур.)», мар. савадар, саватар, цавадар «кола», удм. чабдар «чаптар, ак аяклы», чукдор «чаптар» ~ гом. кыпч., алт. чаптар, чабдар (> башк. саптар, нуг., каз., к.-калп., алт. шаптар, каз., тув. шабдар) «саргылт җирән; саргылт яллы туры (ат)», хак. сабдар, чамдар, шор. шамдар, шамдыр, алт. чавыдар, тув. шавыдар < монг. чабидар, бур. савидар «аклы җирән, аксыл җирән һ.б.ш.» < бор. монг. čaγabtar «аксыл; аклы» ← čaγan «ак; аклы» (к. Чал, Чаган ), ča-ji «ак булу». К. ш. ук эвенк. (ССТМЯ II: 375) чабидар «ак муенлы төлке төрчәсе», маньч. чабдара «ак яллы, ак төлке (яки ат)». Нишләптер чаптар һ.б. угыз. төркиләрендә сирәк очрый. Räsänen 1969: 92; Федотов II: 424.

Тат. телендә чаптар сүзен «чабышкы, чапкын» мәгъ. куллану ялгышлыгы еш очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья